+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 декабрь 2019, 17:25

Балалары гастарбайтерлар белән бер бүлмәдә яши

Бер хатын өч бүлмәле фатирында мигрантлар өчен хостел оештырган.

Бер хатын өч бүлмәле фатирында мигрантлар өчен хостел оештырган.

Шул ук вакытта аның кечкенә балалары да гастарбайтерлар белән бер бүлмәдә йоклый.
Күптән түгел Мәскәү янындагы Долгопрудныйда яшәүче бер ир полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ир хәбәр иткәнчә, аның бүлмәсендә чит кешеләр яши, алар аннан чыгып китүдән баш тарта.

Пенсионер сүзләренә караганда, аның 28 яшьлек кызы Анна озак вакытлар дәвамында фатирына Урта Азия кешеләрен кертә. Тик иң аянычы шул: әлеге фатирда балигъ булмаган өч бала (аларга 11, 8 һәм 4 яшь), шулай ук 14 яшьлек туганнан туган кыз да яши.

Полицейскийлар опека органнары хезмәткәрләре белән берлектә күрсәтелгән адрес буенча килә һәм пенсионерның сүзләренә үз күзләре белән инана. Һәр бүлмәдә һәм хәтта коридорда яшәүчеләр өчен ике катлы караватлар куелган. Бер бүлмәдә, мигрантлар һәм балалары белән хуҗабикә үзе яши.

Нәниләр таныш булмаган ир-егетләр белән бер фатирда йокларга гына түгел, башка көнкүреш уңайлыкларын: аш-су бүлмәсен һәм ваннаны да бүлергә мәҗбүр. Өйдә пычрак, яман ис.

Бу ана балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәпкә куелган. Хатын закон вәкилләрен үз йортындагы мондый тәртипсезлеккә башкача юл куймаячагына ышандырган. Әмма хокук сакчыларының чираттагы килүенә бернәрсә дә үзгәрмәгән.
Читайте нас