+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Декабря 2019, 06:30

Без яхшырак булдырабыз!

Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле. Бу гаиләдә булганда әнә шулай халкыбызның мәкаль-әйтемнәре күңелгә килә торды. Зәримә белән Флорид Сәяховлар 30 ел бергә гомер итеп, бер ул, бер кыз үстереп, энҗе туйларын каршылаган өчен генә түгел. Икесе дә, бер-берсен тулыландырып, оста куллы булганы өчен.

Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле. Бу гаиләдә булганда әнә шулай халкыбызның мәкаль-әйтемнәре күңелгә килә торды. Зәримә белән Флорид Сәяховлар 30 ел бергә гомер итеп, бер ул, бер кыз үстереп, энҗе туйларын каршылаган өчен генә түгел. Икесе дә, бер-берсен тулыландырып, оста куллы булганы өчен.
Өйләнешкәннән соң, яшь гаилә, бераз ил гизеп, Әстерханда кораблар төзүдә эретеп ябыштыручы булып эшләгән Флорид Зәримә белән икесенең туган төбәгенә, Туймазы районының Бишкурай авылына, төп йортка яшәргә кайта. Бүген алтын куллы гаилә башлыгы инде сирәк очрый торган булып баручы һөнәрне үзләштергән – ул сандыклар ясый. Аларны шул мизгелдә күңел халәте нинди, шулай итеп бизәкли-сырлый. Нинди агач кирәклеге, аны каян алуы белән кызыксынам. Җентекләп сайлый икән ул, урманнан да алып кайта, сатып та ала. Зирек, имән, юкә агачлары бик кулай була дип сөйли Флорид. Корал эшләр, ир мактаныр диюләре дә бик дөрес. Аларны эшкәртү, сырлау өчен кирәкле бөтен нәрсәсе дә бар хуҗа кешенең.
“Ихатасы һәрвакыт тәртиптә, ә бакчасы – әкият дөньясы аның”, – дип сөйли авылның мәдәният йорты җитәкчесе Лида Закирова. Чынлап та, металлдан челтәрләп коелган беседка бер якта җәйне хәтерләтеп утырса, үз куллары белән ясалган умарталары да тәртипләп, ипләп махсус бинага кертеп куелган, бакчада аларның тигез рәтләргә тезелгән төпләре генә калган.
Бу осталыгының каян килүе белән кызыксынам. Атадан күргән ук юнган, дигәндәй, ике малай, бер кыз үскән гаиләдә иң өлкәне булган Флорид бишенче сыйныфлардан ук әтисе белән бура бурый башлаган. Агач эше серләренә кече яшьтән үк төшенсә, металлны егет чагында "буйсындыра". Ә бүген инде ул умартачы да, тагын бик күп төрле һөнәрләр иясе дә.
Ихатада һәркайда гаилә башлыгы кулы үзен сиздереп торса, өйдә инде хуҗабикә тулы хакимлек итә. 18 яшендә шушында килен булып төшкән Зәримә сынатмаган, йортларын курчак өе иткән. Килен каенана туфрагыннан, диюләре дөрестер. Оста куллы бианасы белән кемузардан бәйләм бәйлиләр. Бу эшне хәзер өченче буын – Флорид белән Зәримәнең кызы да яратып башкара.
Зәримәнең дә күңеле яткан эше, шулай ук, хәзер сирәк очрый торганга әйләнеп баручы җеп эрләү икән. Идән паласларын гына түгел, диван-карават япмаларын да матур бизәкләр белән бәйләгән алар. Килен кеше бүген модага кереп киткән алмаз ябыштырып картиналар ясау белән дә мавыга. Шундый ысул белән эшләгән картиналары бихисап күп аның.
Зәримә – авылда социаль хезмәткәр. Менә 16 ел инде өлкән яшьтәге, инвалид кешеләрнең бик күп йомышларын һич авырсынмый үти. Төп эшенә кермәсә дә, кемгәдер инвалидлык юллауда ярдәм иткән, башка шундый эшләрдә булышкан.
...Фәрештәләр язмышларны язганда бер матурга бер ямьсез, бер уңганга бер туңган, бер мокытка бер елгыр, дип парлаштырып торганда, бер уңганга бер уңган дип ялгышып та куя икән Ходай. Шундый парларның берсе, һичшиксез, Зәримә белән Флорид. Һәм бу ялгышлык барыбыз өчен дә уңайга гына. Гадел дә, тыйнак та, сабыр да Флорид һәм ярдәмчел, аралашучан Зәримә кебекләр булганда авыллар яшәячәк әле. Һәм үз йөзен югалтмыйча, халык кәсепчеләре чыганагы булудан туктамаячак.
Читайте нас