Өч яшьлек малай әтисе яшереп куйган наркотик матдәне табып ашаган.
Өлкәннәр, аның я туктаусыз көлүенә, я йоклап китүенә аптырап, табиб чакырткан. Алары, менингит түгел микән, дип шикләнгән. Ләкин кан анализы баланың организмында наркотик булуын ачыклаган.
Баксаң, аның әтисе гашиш алып кайткан да берникадәресен үзе кулланган, калганын аш бүлмәсендә яшереп куйган икән. Малай шуны табып алган.
Мәскәү табиблары аны тиз аякка бастырган. Ләкин әтисенең эшенә дә хәбәр иткәннәр. Аны эшеннән бушатканнар. Әле ул, гаиләмне ничек тәэмин итәрмен, дип аптырап йөри, ди.
Иртәрәк уйланырга иде!