Русиядә ирләр пенсиягә чыкканнан соң якынча - 7,5, ә хатын-кызлар 22,6 ел яши, дигән нәтиҗәләргә килгән FinExpertiza оешмасы белгечләре.
Төрле төбәкләрдә бу күрсәткеч аерыла. Пенсиягә чыккач иң озак яшәүче ирләр Ингушетиядә (18,6 ел), Дагстанда (15 ел), Мәскәүдә (14,4 ел) дип табылган. Хатын-кызлар пенсиядә озын гомер кичерүче төбәкләр дип Ингушетия, Якутия, Мурманск өлкәсе аталган, алар якынча, шул тәртиптә, 29, 27, 26 ел яши, диелә.
2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсия реформасы башланды. Ул 2028 елга хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен - 60ка, ирләрнекен 65 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. Пенсия яшен күтәрү халыкта ризасызлык уятты. Күпләр кешеләрнең пенсиягә чыкканнан соң озак яши алмавын, пенсия алып өлгермәвен белдерде.