Хәзер аңа суд алдына басарга туры киләчәк.
Уфа дәүләт нефть техник университетының 75 яшьлек укытучысы ике статья буенча суд алдына басачак.
Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, доцентка ике ел элек хезмәттәше мөрәҗәгать иткән һәм 4нче курс студентына математика буенча белемен тикшереп тормыйча гына уңай бәя бирүне үтенгән. Моның өчен укытучыга дүрт мең сум акча тәкъдим иткәннәр.
“Килешенгән сумманы алгач, гаепләнүче зачет кенәгәсенә имтиханны тапшыру турында билге куйган. Ир үз гаебен танымаган”, — дип белдерә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.
Уфаның Орджоникидзе районы суды җинаять эше буенча әлегә карар чыгармаган. Утырыш якын арада булачак.