Башкалабыз Уфаның Совет мәйданын зур реконструкцияләү көтә, аннан соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, объект танымаслык булып үзгәрәчәк.
BigD маркетинг агентлыгы проектның визуализациясен эшләде, ә аны оештыручы Дмитрий Эйгенсон социаль челтәрдә сурәтләр бастырды.
Ул билгеләп үткәнчә, белгечләр уфалыларга киләчәккә карарга һәм чынбарлыкта үзгәргән мәйданның нинди булачагын күз алдына китерергә ярдәм итәргә булган. Тиздән биредә генерал Миңнегали Шәйморатовка атлы һәйкәл, гадәти булмаган яктырткычлар, фонтан, түшәлгән таш, эскәмияләр һәм яшел зона барлыкка киләчәк.
Дмитрий Эйгенсон билгеләп үткәнчә, фикер алышу нәтиҗәсендә һәйкәл бераз кечерәк булырга мөмкин, әмма аның проекты әлегә эшкәртүдә. Димәк, күп кенә детальләр, пропорцияләр һәм үлчәмнәр үзгәрергә мөмкин.