+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 декабрь 2019, 06:50

Бүген республикада - Башкорт теле көне

Бүген, 14 декабрь көнне, Башкортстанда башкорт теле көне уза. Дата быел Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров указы белән башкорт телен саклау, аңа ярдәм итү һәм үстерү максатында рәсми рәвештә билгеләнгән.

Башкорт телен таныту һәм популярлаштыру буенча берничә чара планлаштырылган.

БДПУ каршындагы мәйданда мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Шунда ук, югары уку йортында башкорт теле һәм әдәбиятының республика ачык дәресе узачак. Дәрес YouTube-каналда онлайн трансляцияләнәчәк.

Уфа сәүдә үзәкләрендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр мәгълүмати-күңел ачу чаралары планлаштырылган. "Мега" сәүдә-күңел ачу үзәгендә, "Ультра" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәм "Башкирия" лайфстайл-үзәгендә теләүчеләр башкорт биюе дәресләрендә катнаша, башкорт телендә мобиль кушымталарны һәм грант проектларын тәкъдим итә алачак. Чараның концерт программасында башкортның КВН командалары чыгышы көтелә, балалар өчен «Балалар театры» мәйданчыгы оештырылачак, дип яза "Башинформ".

Читайте нас