"Тинькофф-журнал"ы мөхәррире, 29 яшьлек Александр Рай белән аның хатынының үлеме сәбәпләре әле һаман да билгесез булып кала.
Ир белән хатынның мәете Мәскәүдәге фатирларыннан табылган, ә нәүмизләнгән бала әтисе белән әнисе мәете янында булган. Нәкъ менә шул сабый әбисе шалтыраткач: "Әти белән әнине уята алмыйм", - дигәннән соң табиблар чакырганнар.
Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте. Чакырылган медиклар ир белән хатынның җансыз гәүдәләренә тап булган. Үлем сәбәпләре мәетләрне ярганнан соң ачыкланачак.