Уфада югалган Артем Мазовның әти-әнисе улын балалары, биш яшьлек Слава һәм сигез яшьлек Илья белән өенә кайтуын үтенә.
Исегезгә төшерәбез: Артем Мазов 26 октябрьдә балалары белән өйдән чыгып киткән иде. Бу адымга аны хатыны Эльмираның аерылышу теләге этәргән. Тикшерүчеләрнең төп версиясе: Артем Мазов уллары белән ай ярым яшеренеп йөри.
- Эльмира нервлары киеренкеләнү нәтиҗәсендә авырып китте, анда депрессия. Без үзебез дә бик авыр хәлдәбез. Энә өстендә утырган кебекбез. Тизрәк кайтыгыз, - ди Аркадий һәм Татьяна Мазовлар, улларына мөрәҗәгать итеп. — Әгәр безнең телефон номерлары юк икән, Артем, 8-967-450-15-88 номерына шалтырат, бу - яхшы кеше номеры, ул сиңа безнең телефон номерын бирәчәк. Яисә безгә "барысы да яхшы" дип телеграмма җибәр.