+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 декабрь 2019, 13:45

Башта - улын, аннары үзен...

Бер йортта ике мәет табылган.

Бер йортта ике мәет табылган.
Баксаң, 72 яшьлек карчык 51 яшьлек психик авыру улына күп итеп йокы даруы биреп үтергән дә аннары үз-үзен юк иткән икән.
Мәскәү янындагы бер бистәдә әниле-уллы алар икесе генә яшәгән. Ана - идән юучы, улы төзүче булып эшләгән. Ләкин төзелештә фаҗига булып, ир инвалид булып калган. Ана аны гомере буе сукранмый караган.
Үләселәре көнне хатын, энесенә шалтыратып, килүен үтенә. Анысы шушындый күренешкә тап була. Ана язу да калдырган. Улын карап аруын, гомумән, яшәүдән туюын язган. Туганнарыннан гафу үтенгән.
Арытаба тормышының кызыгын тапмаган, ә улын, үзеннән соң караучы булмаячагын аңлап, үзе белән алып киткән...
Читайте нас