Сигез яшьлек баланы тәрбияләү максатында карабодай ярмасында тезләндереп тотканнар.
Бу җәзаны аның үги әтисе уйлап тапкан. Әнисе каршы килмәгән.
Югыйсә, мәктәптә баланы яхшы яктан гына искә алалар: яхшы укый, чараларда катнаша.
Карабодайда тезләнеп тора торгач, ярма аның тәненә кереп үсә башлаган. Операция ясарга туры килгән.
Моннан тыш, баланы тукмаганнар, чәченнән сөйрәп йөрткәннәр. Үги ата бу хәлләрне видеога төшергән.
Әле җаһилләргә карата җинаять эше кузгатылган.