+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 18:50

Альбина Килдеярова: "Мине бала тудыру йортында алмаштырганнар"

Билгеле җырчы, "Туган тел" каналының алып баручысы, төрле тамашаларда конферансье ролендә чыгыш ясаучы үтә чибәр, талантлы бу кызның тормыш юлы беренче көннәрдән үк киртәләрдән башланган...

Билгеле җырчы, "Туган тел" каналының алып баручысы, төрле тамашаларда конферансье ролендә чыгыш ясаучы үтә чибәр, талантлы бу кызның тормыш юлы беренче көннәрдән үк киртәләрдән башланган...

Шушы көннәрдә без аның үзе белән очрашып сөйләшеп алдык. Альбина күзнең явын алырлык матур пальто кигән иде. Сүзне шуннан башламыйча булмады.
- Искиткеч килешә, пальтогыз берәр танылган коллекциядәндер...

- Сез ялгышмыйсыз, чыннан да, танылган бренд "Made in Abzelil", - дип көлә Альбинабыз. - Үзем тектем!

- Һушны алгач алыгыз инде арытабан да, сөйләгез әле үзегезнең туу тарихын.

- Әбҗәлил районының Кушый авылында яшәгән, ди, күршеләр, дип башлана ул тарих...

Ике яшь гаилә, яңа гына егерме яшьтән узган авылдашлар бер заманда өйләнешеп, бер көнне бәби алып кайтырга җыенган. Хатыннарын бала табу йортына илтеп куйган ирләре берничә көннән аларны кызлары белән алып кайтып, туган-тумача, авылдашларны чакырып, бәби туйлары үткәргән. Бер кызга - Гөлгенә, икенчесенә Альбина дип исем кушканнар.

Үсә төшкәч, кызларга авыл халкы, туганнар игътибар итә башлаган. Гөлгенә буйга бик озын түгел, кара-кучкыл йөзле, артык теремек, шук бала - күршеләргә охшаган. Ә Альбина ак йөзле, буйчан, бераз гына уйчанрак кыз, шулай ук үз туганнарына түгел, ә күршеләргә охшаган.

Уфага ДНК анализына баргач, аларның балалар йортында алмаштырылган булуы ачыклана. Балаларны гаиләләренә кайтаралар. Шулай итеп, 3 яшьтән соң мин күршеләргә күчендем, шул көннән башлап Гөлгенә түгел, ә Альбина булып яшим. Күкрәк сөтләрен имезгән әниләребез икебезне дә өзелеп ярата, билгеле.

- Гаҗәп хәл... Шуның белән тормыш сынаулары беткәндер бит? "Бәллүр сандугач" бәйгесендә беренче чыгышыгыздан ук лауреат булып, республика сәхнәләрендә балкый башладыгыз, Илнур Юламанов белән нинди матур тандем булды. Кызганыч, сезне бергә күрмибез хәзер. Ил буенча таралган "аерылышу" дигән кизү чире сезгә дә кагылмагандыр бит?

- Кагылды шул... Без Илнур белән 2008 елдан бергә булдык. 2009 елда никах укыттык, 2010 елда туй гөрләттек. Бераздан Чесноковкада йорт сала башладык, 2014 елда аны төзеп бетердек. Аның проектыннан башлап, төзелешен, соңыннан ремонтлап, җиһазлар алып, уңайлы, заманча торак итүгә кадәр икәү тырыштык, ике яктан да әти-әниләр булышты, кредитлар да алынды, үзебез күп эшләдек, тамада буларак берничә айга алдан график төзеп куя идек... Начар яшәмәдек.

Әмма Ходай безгә бала бирмәде. Бәлки, шуңадыр, арага салкын йөгерде. Барысын да сөйләп тормыйм, кыскасы, бергә яшәп булмый башлагач, миңа өйдән чыгып китәргә туры килде. Илнур белән сүздә шулай килештек - мөлкәтне бүлешмибез, әмма ул миңа Уфада бер бүлмә алырлык булса да акча бирә. Бер-ике ел көттем, тулай торакларда студент кызлар белән яшәгән чаклар да булды. Нәтиҗә булмагач, судка мөрәҗәгать итәргә булдым.

Илнур берничә процесска килмәде. Соңгысына адвокаты килеп, минем йорт салганда эшләмәвем, Илнурның иждивениесендә яшәвемне дәлилләргә маташты. Югалып калдым, бу кадәрен көтмәгән идем. Әле судлар дәвам итә.

И, хатын-кыз... Кемнеңдер затлы таҗында бәясе юк гәүһәр булып балкырдай зат та бит үзең! Альбина белән саубуллашканда аның белән янәшә Илнурны да күрәсе килде. Имештер, алар бергә атлап киттеләр - "Made in Abzelil" пальтосы кигән чибәр ханым һәм ерык авыз "Председатель сельсовет". Берсенә - түземлек, икенчесенә акыл бир, Ходаем!
Читайте нас