+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 15:55

Авария нәтиҗәсендә 10 айлык сабый зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 10 айлык бала һәм аның 36 яшьлек әнисе имгәнгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 10 айлык бала һәм аның 36 яшьлек әнисе имгәнгән.
Лада-Гранта борылышта Hyundai Getz өстенә килеп менгән. Лада машинасында 10 айлый бала булган. Водитель сүзләре буенча, машинада бала өчен автокресло булуга карамастан, сабый әнисенең кулында булган. Аллаһка шөкер, барысы да исән калган. Hyundai Getz машинасында да ике бала булган.
Алар икесе дә хәвефсезлек каешларын каптырган, шуңа күрә дә бернинди зыян күрмәгән.
Хөрмәтле водительләр! Пассажирлар йөрткән вакытта аларны хәвефсезлек каешын эләктерү турында искәртегез. Әгәр дә машинагызда балалар булса, алар өчен махсус автокресло булуы каралган. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклагыз!
Читайте нас