+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 14:00

Хатынның танавын сындырган

Хатын аның өстенә кофе түккән булган.

Хатын аның өстенә кофе түккән булган.

Бу хәл Гоа - Мәскәү рейсында самолетта булган.
49 яшьлек Наталья Кадарова очраклы рәвештә пассажир Алексей Кащеевка кофе аударган һәм гафу үтенгән. Әмма ир, аның гафу үтенүен тыңлап та тормыйча, хатынга суккан. Нәтиҗәдә, аның танавы сынган.

Ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, әмма әлегә аңа җәза билгеләнмәгән. Хатынны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә алып киткәннәр. Ул үзен яхшы хис итә башлаган.

Хатын-кызга кул күтәргән ир чын ир-егет буламы? Сәбәбе дә ташка үлчим бит, Ходаем...
Читайте нас