Аның хатыны Ufa1.ru порталы аша мөрәҗәгать итә. Ул ире балалары белән өенә кайтса, аерылышуга гариза бирмәячәген һәм, Артем теләгәнчә, эшеннән китәчәген белдергән.
«Бу - минем Артемга шәхси мөрәҗәгатем. Балалар белән өйгә кайт. Без аерылышмыйбыз дип вәгъдә бирәм, һәм мин эштән китәм, кайтыгыз гына. Элекке кебек яшәрбез. Яңа елны әти-әниләреңдә бер өстәл артында бәйрәм итәчәкбез. Алар риза һәм шат кына булачак», - дип мөрәҗәгать итә хатын.
Бүген, 16 декабрьдә, кече уллары Вячеслав Мазовның туган көне: аңа алты яшь тулды. Бу көнгә Артемга мөрәҗәгатьне аның әти-әнисе дә язды. Алар улын балалары белән өенә кайтып, Вячеславның туган көнен гаиләсе белән бәйрәм итүләрен үтенде.