+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 13:25

Сабый бишектә нилектән үлгән?

Бүген, 16 декабрьдә, Благовещен шәһәрендә биш айлык баланың мәете табылган.

Бүген, 16 декабрьдә, Благовещен шәһәрендә биш айлык баланың мәете табылган.
Ул сәер шартларда вафат булган. Аны иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә үз бишегендә тапканнар.
— Баланың тәнендә күренеп торган җәрәхәтләре дә, күгәргән урыннар да табылмады. Әти-әнисенең шәһәрдә фатир арендалап торуы билгеле, - дип хәбәр ителә.
Бала бу елның 25 июлендә дөньяга килгән.
Октябрь азагында Дүртөйледә дә шундый ук очрак булган иде. Бу факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ана диванда нарасыеның җәсәден табып ала һәм ашыгыч хезмәтләр чакырта.
Читайте нас