17 декабрьдә Яңавылның Мәдәни-ял үзәгендә “Сәләм” телеканалын тәкъдим итү булачак.
Тантаналы чарада башкорт эстрадасы йолдызлары - “Zainetdin” этношоупроекты, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Зилия Бәхтиева катнашачак. “Сәләм” логотибы белән күп кенә призлар уйнатылачак. Шулай ук, Яңавылның танылган сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак.
Бу көнне үзәкнең фойесында 18-19 сәгатьләрдә “Сәләм тапшыр!” мобиль студиясе эшләячәк. Иң оригиналь чыгышлар телеканал эфирында күрсәтеләчәк.
Алдан язылу буенча теләүчеләр “Сәләм” телеканалы партнерларына – “Русия тимер юллары – медицина” клиник дәваханәсе табибларына бушлай кабул итүгә эләгәчәк. Кабул итүне квалификацияле табиблар үткәрәчәк.
“Сәләм” телеканалы Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында муниципаль һәм урындагы телестудияләрне саклау өчен булдырылган. Яңа телеканал эфирында район-шәһәрләрдәге студияләргә 5 сәгать тапшырулар биреләчәк, шул исәптән праймга - иртәнге 7дән 8гә кадәр, 13-14 сәгатькә кадәр һәм кичке 7дән 8 сәгатькә кадәр.
“Сәләм” Башкортстанның кабельле эре операторлары челтәрләрендә һәм интернет-сервисларда күрсәтәчәк.
Башкортстанның яңа телевизион “Сәләм” каналын Сибай, Ишембай, Дүртөйле һәм Нефтекамада тәкъдим итү узды да инде.