+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 18:27

3 яшьлек сабый энә йоткан...

Аллаһ сакласын!

Аллаһ сакласын!

Бу җан тетрәндргеч хәл Мәскәүдә булган. Бала урындыкка басып менеп, шифоньер өстендә торган энәләрне алган. Арытаба аларның берсен ул йоткан.
Бала төне буе елап чыккан. Икенче көнне әнисе аны дәваханәгә алып барган. Табиблар тикшерүләр үткәргәннән соң, бала эчендә энә булуын ачыклаган. Аңа операция ясаганнар, әмма сабый, өч көн реанимациядә яткач, кичә комага китеп, бүген иртәнгә үлгән.

Әйтергә кирәк, хатынның тагын ике баласы бар.

Хөрмәтле ата-аналар! Пычак, энә һәм башка сәламәтлеккә зыян китерә алган әйберләрне бала алмаслык урынга куегыз!
Читайте нас