Омск өлкәсендә кызык та, кызганыч та хәл булган. 57 яшьлек хатынга 42 яшьлек ир туганы килгән. Ул бераз эчкән булган. Хатын аны чәй белән сыйлаганнан соң, чыгарып җибәргән.Кич инде исерек ир тагын апасына килә. Хатын аны кертми. Ирнең әнисенә дә улын килеп алуны үтенеп, шалтырата. Бу үтенеч тә үтәлми. Шул вакыт ир апасын эләктереп ала һәм: "Мин сине кечкенәдән яратам, син барыбер минеке булачаксың", - дип, хатынны өйгә сөйрәп алып керә. Хатын ничек кенә ир кулыннан ычкынырга тырышса да, көче җитми. Инде ир җинаять кылдым дигәндә генә... килеп чыкмый. Күңеле төшкән ир, караватның икенче ягына әйләнеп ята да, гырлап йоклап китә.
Хатын шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.