+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 13:35

Полиция хезмәткәре ике ирне коллыкта тоткан...

Татарстанда 20 көн коллыкта булган ирләрне туганнары эзли башлагач кына җибәргәннәр.

Татарстанда 20 көн коллыкта булган ирләрне туганнары эзли башлагач кына җибәргәннәр.

Татарстанда кешене коллыкта тоткан һәм җәзалаган өчен полиция хезмәткәре кулга алынган. "Казанский репортер" басмасы билгеләвенчә, коллыкка Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Идрис Садыйков һәм аның иптәше эләккән. Башта ирнең иптәше урлашкан өчен тотылган. Аннары Садыйков та полициягә эләккән. Әмма ирләрне бүлекчәгә түгел, шәхси йортка алып киткәннәр.
Новое Демкино авылында ирләрне эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Әгәр эшләмәсә, бик нык кыйнаганнар. Мәсәлән, бәдрәфне чистартмасалар, кул-аякларына кайнар су койганнар һәм кыйнаганнар.
Ирләр коллыкта 20 көн булган. Туганнары эзли башлагач, аларны авыллары янына ташлап киткәннәр.
Читайте нас