Уфада бер айдан артык хәбәрсез югалган 34 яшьлек Артур Саляевны эзләү бара.
Бу турыда "Башинформ" агентлыгына Артурның дусты хәбәр иткән.
- Кайдан эзләргә дә белмибез. Һәм, гомумән, аның кая барырга мөмкинлеген күз алдына да китерә алмыйбыз, - дигән ул.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, югалган кешене эзләү дәвам итә.
Ир 13 ноябрьдә 12.00 сәгатькә Карл Маркс һәм Революцион урамнары чатында урнашкан дәваханәгә барган булган, әмма табиб янына кермәгән. Телефонын өйдә калдырган. Туганнары полициягә гариза язган.
Артурның кайда булуы турында берәр мәгълүмат белсәгез, 8-962-525-37-11 телефоны аша яисә якындагы полиция бүлегенә хәбәр итегез.