+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 05:20

Ангелина Вовк кияүгә чыга...

77 яшьлек танылган алып баручыга кем тәкъдим ясаган?

77 яшьлек танылган алып баручыга кем тәкъдим ясаган?

Матбугат битләрендә Ангелина Вовкның кияүгә чыгуы турында хәбәр таралды. Баксаң, танылган алып баручыга аның күптәнге дусты Михаил Куницын кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән. Булачак кияү кәләштән 25 яшькә кече икән. "Комсомольская правда"га интервьюсында Вовк булачак туе турындагы имеш-мимешләргә аңлатма биргән:“Миша, чыннан да, миңа тәкъдим ясады! Туй алдагы елга билгеләнгән. Аны зурлап үткәрергәме-юкмы, бу турында әлегә мин уйлап йөрим”, – дигән ул.

Куницын - музыка тарихчысы, ул еш кына концертларда алып баручы ролендә дә чыгыш ясый. Ангелина Вовк белән Михаил инде күптән бер-берсен белә, пар бергә сәяхәт итә, кичәләргә йөри һәм чаралар алып бара.
Билгеле булуынча, Вовк ике тапкыр гаилә корган, әмма балалары юк.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас