+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 16:45

Экстрасенска 1 миллион сум акча тоттырган...

Башкортстанда берәү шулай инвалид ирен дәваларга уйлаган.

Октябрьский шәһәреннән 69 яшьлек пенсионер ханым миллион сумнан артык акчасын экстрасенска биргән. Хатын, паралич суккан иренә ярдәм итәргә теләп, ялган дәвалаучыларга чыккан. Игъланны ул телевизордан күреп калган була.

"Трубканы ир-егет алган. Ул проблеманы тыңлап бетергәннән соң, телефонны "экстрасенс" кызга тапшырган. Шуннан соң кыз ирне савыктыру өчен йолалар үткәрергә тәкъдим итә, һәм бер атна дәвамында алар шалтыратып сөйләшәләр. Шуннан соң хатын ирен дәвалаган өчен акчаны экстрасенсның күрсәтелгән счетына күчерә", — дип ачыклык кертәләр Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Беренче тапкыр пенсионер хатын 19 мең сум акча җибәргән. Һәр сөйләшкән саен сумма арта. Хатын дәвалауның ярдәм итмәвен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре мошенникларны эзли.
Фото: stv24.tv
Читайте нас