+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 10:50

"Көчле бул, кадерлем!"

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның (Сәләхетдинова) инвалид коляскасы шартлаган.

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның (Сәләхетдинова) инвалид коляскасы шартлаган.
"Кызганычка каршы, соңгы араларда бик күңелле булмаган хәбәрләр язарга мәҗбүр булам. Бу юлы миңа биш ел буе тугъры хезмәт иткән коляскам чын мәгънәсендә шартлады. Токка тоташтырып калдырган идем", — дип яза «Ярдәм» фонды җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) үзенең Инстаграм челтәрендә.
Аның фаразлавынча, Мәскәүдән Казанга кайтканда колясканы самолетка урнаштырган чакта зыян салганнар. "Аэропорт хезмәткәрләренә арбамны сүтәргә ярамый дип әйтсәм дә, минем сүземә колак салмыйча, сүтеп куйганнар иде. Ә бит аның аккумуляторы куркыныч тудыра торган түгел.
Арбаны җыйганда контактларны дөрес тоташтырмаганнардыр күрәсең һәм шул сәбәпле токка тоташтыргач шартлау барлыкка килгәндер", — ди Лилия.
Шагыйрә белдергәнчә, уңайлылыгы булмаган коляскада хәрәкәтләнергә аңа хәзер бермә-бер авырлашкан. Бу арбасы олы да, авыр да һәм бары тик зур машиналарга гына сыя.
"Шулай да, бу вакыйгада беркем дә зыян күрмәде", - дип сөенә ул үзе.
«Аллаһ саклаган, ярый үзегезгә зыян килмәгән», — дип тынычландырырга тотынган Лилиянең инстадуслары.
Лилиянең тормыш иптәше Ришат исә, "Бу вакытлыча авырлык. Көчле бул, кадерлем. Мин синең янда!" — дип юата.
Читайте нас