+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 18:15

Полиция хезмәткәрләре хатынны 9 сәгать газаплаган...

Хатыннан акча урлауда гаебен тануны таләп иткәннәр.

Хатыннан акча урлауда гаебен тануны таләп иткәннәр.
Көньяк Сахалинда өч полиция хезмәткәре суд каршына баскан.
2015 елның ноябрендә хокук сакчылары бер хатынны акча урлауда үз гаебен тану өчен 9 сәгать җәзалаган. Алар хатынны бик нык кыйнаган, башына полиэтилен капчык кидереп, сулыш алуга комачаулаган, көчләү белән куркыткан. Шулай ук хатынга карата электрошокер кулланган.
Суд карары буенча хокук сакчыларының өчесе дә төрмәгә ябылган. Иң зур җәза алучы 4 ел да 6 айга рәшәткә артына озатылган.
Читайте нас