+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 декабрь 2019, 06:50

Видео төшерәм дип, тәрәзәдән очкан

12 яшьлек кызны әти-әнисе, тәрәзә төбендә утырма, дип гел кисәтә торган булган.

12 яшьлек кызны әти-әнисе, тәрәзә төбендә утырма, дип гел кисәтә торган булган.
Ләкин үсмер аларны тыңламаган.
Бу көнне дә ул, үги әтисе эштән каткач, аны ашаткан. Ир бүлмәгә кереп киткәч, тәрәзәне ачып, видео төшерә башлаган. Ул бу язмаларны махсус сайтка куеп барган.
Ләкин бу юлы саксызлыгы аркасында тугызынчы кат тәрәзәсеннән килеп төшкән, дигән нәтиҗә ясый тикшерүчеләр. Кызганычка каршы, баланы коткарып кала алмаганнар.
Гаилә имин исәпләнә. Анда өч кыз үсә. Алар Мәскәүгә күчеп килеп, фатир арендалап яшәгән була.
Читайте нас