Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Шәехзадә Бабичның тууына 125 еллыкны бәйрәм итү турында указга кул куйды.
Документ белән 2020 елдагы юбилей чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты составы расланган. Башкортстан Хөкүмәтенә тиешле планны эшләргә һәм расларга кушылган.
Кирәкле чыгымнар республика бюджетында каралган ассигнованиеләр һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә тормышка ашырылачак.