+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 12:55

Балаларын тәрәзәдән ыргытканнар

Аннары үзләре сикергәннәр.

Аннары үзләре сикергәннәр.
Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә ир белән хатын, өченче кат тәрәзәсеннән ике баланы ташлап, аннары үзләре сикергән, шул рәвешле алар янгыннан котылган.
Telegram-канал мәгълүматлары буенча, 9 яшьлек малай белән 3 яшьлек кызны тент сузып, узып баручылар эләктергән. Паблик хәбәр иткәнчә, балалар зыян күрмәгән, ә аларның әти-әниләре җитди имгәнгән. 39 яшьлек Александрның егылу нәтиҗәсендә оча сөяге, умыртка сөяге, уң кулбашы сынган, 36 яшьлек хатыны Юлиянең дә оча һәм умыртка сөякләре зыян күргән.
Бу кадәр каза күргәнче янгынны кисәтү яхшырак, әлбәттә. Аның кагыйдәләрен төгәл үтәргә онытмагыз. Янгын битарафлыкны гафу итми.
Читайте нас