Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә бер көн элек 36 яшьлек кешене тоткарлыйлар. Шаһитлар сүзләренә караганда, ул мәктәп укучысын пычак белән куган. Тик хокук сакчылары пычак булу турындагы мәгълүматны расламый.
Әлегә тикшерү үткәрелә. Тоткарланганнан соң ирне медицина тикшерүе үткәрү өчен наркология диспансерына алып баралар. Экспертиза тоткарланучының наркотик сөреме астында булуын күрсәткән.