Хатынны студиядән хокук сакчылары алып чыгып китте.
Башкортстанда яшәүче Альбина Ишембаева Беренче каналда кеше үтерүе турында әйтте. Телевизор караучылар бу хәбәрдән, чыннан да, шаккатты.
Инде 8 ай Эмиль Тимофеевны үтерүдә Ирек Ишкулов гаепләнә.
Альбина белдерүенчә, ул апрель кичендә өйдә Альбинаның сөйгәне Эмиль, үзе, дуслары Эмиль һәм аның туганы булган. "Пусть говорят" тапшыруында Альбина тәүдә егетне чәнчеп үтерүе турында әйтте, соңрак сүзләреннән баш тартты. Имеш аңа ниндидер "зур кешеләр" шулай әйтергә кушкан. Студиядән Альбинаны хокук сакчылары алып чыгып китте.