+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 06:45

Уфада теш щеткалары карагын тотканнар...

40лап гигиена чарасын чәлдереп, ул нишләргә уйлаган, дисезме?

40лап гигиена чарасын чәлдереп, ул нишләргә уйлаган, дисезме?

Шушы көннәрдә Уфадагы супермаркетларның берсендә гадәти булмаган урлашу очрагы булган. Җинаятьче 40 теш щеткасы урлаган. Зыян суммасы – 5 мең сумнан артык.
Кибеттәге күзәтү камералары урлашу мизгелен теркәгән. Видеода билгесез ир-егетнең пуховигы кесәләренә гигиена чараларын тутыруы күренә. Ә аннары ул тыныч кына кибеттән чыгып китә.

Теш щеткаларын урлаучының эзенә тиз төшәләр. Ул 26 яшьлек егет булып чыга. Элегрәк тә шундый ук гамәлләре өчен хөкем ителгән булган. Ә щеткаларны ул сату өчен урлаган.

Хәзер теш щеткалары карагын "Урлау" маддәсе буенча суд көтә, аны ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: Видеодан скриншот.
Читайте нас