+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Декабря 2019, 12:50

Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Дүртөйле районының ике авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килде.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Дүртөйле районының ике авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килде.

Чарлак һәм Тәкәрлек аылларында яшәүче халык яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүгә сөенеп бетә алмый. Сырхаулап китүчеләр хәзер тиз арада беренчел медицина ярдәме ала алачак бит.
Моннан тыш, ФАПларда балаларга һәм өлкәннәргә прививкалар ясалачак, төрле авыруларны кисәтү буенча аңлату эшләре алып барылачак.

ФАПлар заманча проект буенча төзелгән, аларга җылы һәм салкын су, канализация үткәрелгән, биналар электр белән җылытыла, җилләтү системасы белән тәэмин ителгән. Әлеге ике ФАПта 900гә якын кеше хезмәтләндереләчәк.

Яңа ел алдыннан халык өчен менә дигән бүләк инде бу!
Фото: Дүртөйле районы хакимиятенең рәсми сайтыннан
Читайте нас