+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 11:00

Югалган хатын үзен сәер тота...

Аркаим бистәсендә яшәүче 20 яшьлек әни Алия Баязитованың 2 яшьлек улы Рияз белән югалуы турында язган идек инде.

Аркаим бистәсендә яшәүче 20 яшьлек әни Алия Баязитованың 2 яшьлек улы Рияз белән югалуы турында язган идек инде.
Алиянең туганы сөйләгәнчә, ул бала белән Уфага китә алган, чөнки анда апасы һәм башка туганнары яши. Бу фараз файдасына, шулай ук, Алиянең Уфадагы туганы да элемтәгә чыкмавы һәм аның югалуына борчылмавы сөйли.
Югалган хатынның туганы сүзләренчә, Алия социаль челтәрдә килеп чыккан. "Ул яңа гына "онлайн"да булды. Без аны эзлибез, дип хәбәр иттек. Әлегә ул җавап бирми", - ди туганы.
Исегезгә төшерәбез: хатынкай өеннән 17 декабрьдә чыгып китә. Туганнары фикеренчә, аның Уфага китүе ихтимал. Югалган кешенең урыны турында мәгълүматка ия булган барлык кешеләрнең 8(937)844-78-80, яки 02 телефоннарына хәбәр итүләрен сорыйлар.
Читайте нас