“Бу фотода минем әти белән әни дә бар. Әтием, Карамов Азат Карам улы, гомер буе механизатор булып эшләде. Ул вафат инде. Әни Мәмдүдә Кәрим кызы терлекчелектә эшләде. Аңа 83 яшь тулды. Әти уртада кул чабып утыра, ак чәчле, әни аның артында, уңда, яулыклы. Шулай ук, бу рәсемдә РСФСР Югары Советы депутаты, савучы Рәзилә Карам кызы Нәбиуллина да бар, ул уртада басып төшкән. Аның янында парторг Рифкать Даутов басып тора. Колхоз иң алдынгы булды, әле дә шулай”, – дип яза Лидия Азат кызы.