Моңа Яңа ел алды фотосессиясе сәбәпче булган.«Фотосессия ясадык... Макс белән талаштык, Данил фотоларда гел артка карап төште, Аяз бөтенләй төшәргә теләмәде, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты. Тиздән безнең бәхетле идеаль гаилә фотолары Инстаграм челтәрендә булыр», – дип киная белән шаярта Замирә, фотолар белән уртаклашып.«Барлык гаиләдә дә шул ук хәл икән. Ир белән аерылышыр дәрәҗәгә җитәсең, балалар бер сәгать эчендә акылдан яздыра, әмма фотолар матур, идеаль була», дип комментарийлар язган укучылар бу фотолар астына.