20 декабрьдә Иглиндә 11 яшьлек Иван Искибаев югалган.
Баланың билгеләре: буе - 125-130 сантиметр, кыска сары чәчле. Югалган вакытта камуфляж чалбар, шулай ук кызыл, зәңгәр төсләрдәге куртка кигән була.
Якыннары һәм волонтерлар барысыннан да югалган Иван турындагы аз гына мәгълүмат белән дә уртаклашуны сорый. Моның өчен полициягә 02 (020 - кәрәзле телефоннар өчен) номеры буенча шалтыратырга мөмкин. "Балаларны эзләү" волонтерларының номеры: 8 917 383 56 87. Теләсә нинди ярдәм яки мәгълүмат ярдәм итәргә мөмкин.