+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2019, 06:25

Авария өч кешенең гомерен өзгән

Кичә кич Әбҗәлил районында коточкыч авария булган.

Кичә кич Әбҗәлил районында коточкыч авария булган.
Әскар авылы янындагы трассада "Skoda Fabia" һәм "Chance ЗАЗ Chance" бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек үсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән район үзәк дәваханәсенә китерелгән.
Фаҗига урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана.
Кышкы юл саксызлыкны гафу итми. Бу көннәрдә бураннарда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Фото: "Башньюс"
Читайте нас