+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 13:05

15 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган...

Бу гамәлне ул ата-анасы гаджетлар белән кулланырга мөмкинлек бирмәгән өчен кылган.

Бу гамәлне ул ата-анасы гаджетлар белән кулланырга мөмкинлек бирмәгән өчен кылган.

Бу җан тетрәндергеч хәл Мәскәүдә булган. Сигезенче сыйныф укучысының гәүдәсе күпкатлы йортларның берсенең тәрәзәләре астында табылган. Туганнары сүзләренчә, кыз, әти-әнисе аның иреген артык чикли, дип санаган.
15 яшьлек Анна әнисе, әтисе һәм кече ике сеңлесе (10 һәм 6 яшь) белән өч бүлмәле фатирда яшәгән. Төштән соң бөтен гаилә өйдә булган. Бермәл ана балалар бүлмәсеннән кычкырган тавыш ишеткән, кызлар арасында низаг килеп чыкккан икән. Хатын бу хәлдә өлкән кызын гаепләгән. Ул, әнисенә ачуланып, үз бүлмәсендә бикләнгән.

Берничә минуттан соң кызның әтисе аның гәүдәсен аларның йорты тәрәзәсе астында таба. Кызны дәваханәгә озатканнар, әмма ул аңына килмичә үлгән.

Туганнары сүзләренә караганда, Анна бик тә импульсив, үпкәчел бала булган, еш кына туганнарына үпкәләгән. Кыз фикеренчә, әти-әнисе аның иреген тиешеннән дә артык чикләгән, гаджетлардан теләгәнчә файдаланырга ирек бирмәгәннәр.
Читайте нас