Танылган дәвалаучы Александр Ручкин, "Анастасиянең сәламәтлеге яхшы якка үзгәрергә тиеш", дигән фаразлары белән уртаклашкан. Моңа кадәр өч атна үтәчәк, дип белдергән ул.
Дәвалаучы, Заворотнюкның хәле яхшырачак, актрисаның авыруы үзәк нерв системасы бик какшау сәбәпле килеп чыккан, дигән.
Әлегә Анастасиянең якыннары аның хәле турында нинди булса да хәбәр әйтергә ашыгып бармый. Матбугатта күренгән язмалар буенча, авыру актрисаны әнисе белән ире алмашлап тәрбияли, аны паралич суккан дигән хәбәрләр дә ишетелде. ЭКО процедурасы аркасында Заворотнюк яман шешкә тарыган, дигән фаразларны табиблар кире кага.
Ә менә стресс, депрессияләрнең бу заман афәтенә китерүен беркем дә инкарь итми. Яман шешне җиңеп яшәр өчен авыруларга көчле рух һәм якын кешеләренең ярдәме кирәк.
Настябыз да аякка басар дип ышанабыз.