+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 15:20

Баласын "Авито"га сатарга куйган...

Аның өчен 100 мең сум акча сораганнар.

Аның өчен 100 мең сум акча сораганнар.

Омск шәһәрендә яшәүче бер гаилә 2 яшьлек балаларын сатарга "Авито"га куйган. Моның турында Интернет челтәрендә бер кеше язган.
"Бу хәбәрне "Авито" сайтында күреп калгач, кемдер шаярадыр дип уйладым. Шалтыраттым. Алар баланы карар өчен яннарына чакырды. Фатирларына кергәч, аңымны югалта яздым... Буш шешәдән башка бер әйбер дә юк", - дип язган ул.

Ир ата-анага баланы алмыйм дип белдергәч, "полициягә барсаң, сине дә, баланы да үтерәчәкбез", дип куркытканнар. Әмма ул барыбер полициягә бу хәл турында хәбәр иткән. Хезмәткәрләр әлеге гаиләне тоткарлаган. Хәзер ир белән хатынны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр.

Әлеге вакытта бала табиблар кулы астында. Аңа психик тикшеренүләр үткәрәләр.

Аллаһ сакласын! Килеп җиттек, күрәсең...
Читайте нас