Узган шимбәдә Дүртөйле - Нефтекама юлының 21нче чакрымында ике кешенең гомерен өзгән авария теркәлгән.
"Лада Гранта" автомобиле руле артында Агыйдел шәһәрендә яшәүче 1957 елгы ир-егет булган. Ул, алдагы машинаны узам дип, каршы як полосага чыккан һәм зур фура "MAN"га бәрелгән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, җиңел машинадан тимер өеме генә диярлек калган.
Аның ике пассажиры - 1958 елгы һәм 1964 елгы ханымнар - авария урынында "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче җан тәслим кылган. "Лада Гранта"ның водителе авыр хәлдә Дүртөйле районы үзәк дәваханәсенә китерелгән. Табиблар аның гомере өчен көрәшә.
Полиция хезмәткәрләре барыбызны да тагын бер тапкыр кисәтә: юлларда сак йөрү, ашыкмау, кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәк. Ходай биргән иң зур байлык - гомереңнән, яки сәламәтлегеңнән язу өчен руль артында дөрес кабул ителмәгән бер карар, бер секунд җитә.