Калтасы районында гомер кичерүче бер ханым, кулланылган электр энергиясе өчен квитанция килгәч, егылып китә язган: әлеге кәгазьдә язылганча, аңа бер айга 250 мең сум түләргә кирәклеге ачыкланган!
Бу чаклы электр энергиясен ул, әлбәттә, кулланмаган. Аның электр счетчигы шулай "җитез" эшли башлаган.
Үзенең хаклыгын дәлилләү өчен ханымга суд бусагасын озак кына таптарга туры килгән. Ниһаять, шушы көннәрдә суд карары игълан ителгән. Белгечләр электр счетчигын тикшергәч, аның чынлап та төзек булмавын ачыклаган. Судка мөрәҗәгать иткән җиңел сулаган: аңардан хәзер 250 мең сум түләтмәячәкләр!
Мондый кыен хәлдә калмас өчен электр счетчигы күрсәткечләрен ай саен күзәтеп, язып бару кирәк. Әгәр дә инде кулланылган энергия уртача нормативлардан кискен артып китә икән, җиһазны тикшертү зарур. Файдалану вакыты ахырына якынлашканда аеруча игътибарлы булыгыз, җиһазның сафтан чыгуы баш бәласе булырлык хәлләргә китермәсен!