+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 12:50

Көчләү белән янап, күрсәтмә алганнар

Башкортстанның Тикшерү комитеты Стәрлетамакта яшәүче Владиславның полицейскийларга карата шикаяте буенча тикшерү оештырган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты Стәрлетамакта яшәүче Владиславның полицейскийларга карата шикаяте буенча тикшерү оештырган.

Ир сүзләренә караганда, тәртип сакчылары аннан машиналарга ут төртүдә гаебен тануны таләп иткән, шулай ук резина таяк белән көчлибез, дип янаган. 16 декабрьдә Владислав комитетка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, юристлар тикшерүгә керешкән.
Ирнең сүзләренә караганда, 25 ноябрь кичендә өч полицейский аны үз йорты ишегалдында тоткарлаган һәм кыйнаган. Аннары Стәрлетамак районы буенча полиция бүлегенә алып килгән, берничә машинага ут төртүне танымаган очракта, аны резина таяк белән көчләргә вәгъдә иткән.

"Полицейскийлар минем кулларымны аркага каерып бәйләп куйды һәм кабинет уртасында идәнгә ектылар. Аякларны трос белән бәйләделәр. Аннары "Лотос" позасына бастырдылар. Бер хезмәткәр минем аркага утырды. Ул мине аякларыма кыса башлады. Мин кычкырдым. Бу унбиш минуттан да озаграк дәвам итте. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мине кыйнады, — дип хәбәр итә ир. Аннары ул резина таяк белән көчләү куркынычы турында сөйли. - Мин түзә алмадым, бөтен гаепләүне дә таныйм, дип әйттем..."

Нәтиҗәдә, Владислав абыйсы киңәше буенча машиналарга ут төртүен "таныган". Полицейскийлар аңа күрсәтмәләрен әйтеп яздырган.

Әлеге очрак буенча Җәзалауга каршы комитет әгъзалары Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас