+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 05:50

Тырнак буяучылар салым түли башлаячак

Үз эше белән шөгыльләнүчеләр кеременең 4 процентын Хөкүмәткә тапшырачак.

Үз эше белән шөгыльләнүчеләр кеременең 4 процентын Хөкүмәткә тапшырачак.
Башкортстанда үз эше белән шөгыльләнүчеләр салым түли башлаячак. Узган елда бу эксперимент илнең дүрт төбәгендә генә үткәрелгән иде, яңа елдан исемлекне тагын 19 төбәк тулыландырды. Шул исәптән Башкортстан да.Бу салым кемнәргә кагылачагын 2018 елның 27 ноябреннән гамәлгә ашырылучы 422-ФЗ законын өйрәнеп белеп була. Шунысы билгеле, ул, аерым кешегә хезмәт күрсәтелгәндә, табышның - 4, шәхси эшкуарлар, фирмалар белән эшләгәндә 6 процентын тәшкил итәчәк.
Законда төгәл генә нинди хезмәтләргә салым түләнеләчәге әйтелмәгән. Әмма ниндидер билгеләр буенча аны аерып була. Мәсәлән, Инстаграм социаль челтәрендә тырнакларны буяу буенча булган рекламалар. Анда да еллык керем 2,4 миллион сумнан артса гына түләнеләчәк.
Читайте нас