Яңа ел каршылаганда барыбыз да йорт һәм фатирларыбыз түренә чыршы утырта. Күпләребез, табигатькә зыян салмыйк, дип, ясалма чыршы сатып ала. Ә менә аларда зыянлы матдә табылган!
Белгечләр 3-11 мең сумлык чыршыларны 34 төрле билге буенча тикшергән.
Ясалма чыршыларның кайберләре хәтта куркыныч матдәләр һәм токсиннар бүлеп чыгаруы ачыкланган. Тикшеренүгә алынган чыршыларның барысына да пластик, полиэтилен бүлеп чыгара торган ис хас булган. Бу күрсәткеч, биш баллы шкала буенча исәпләгәндә, 4-5 балл белән бәяләнгән.
Тәҗрибәләр лабораториясе белгечләре сүзләренчә, ясалма чыршыларның бөтенләй дә исе булмаячак дип өметләнмәгәннәр. Әмма барлык шартлар да үтәлеп эшләгәндә, чыршыларның исе булырга тиеш түгел.
Моннан тыш, чыршыларда агулы матдәләр булу-булмауга да тикшеренү уздырылган. Нәтиҗәдә, “Сказка с инеем", "Адель", "Триумф", "Tiara" ("Тиара”) һәм “Тоскана" модельләрендә формальдегид табылган. Чыршыларны тартмаларыннан чыгарып өч атна торганнан соң да аларның исе бетмәгән.
Шуңа да белгечләр ясалма чыршыны бүлмәгә куяр алдыннан, башта балконга булса да чыгарып, озак кына җилләтергә киңәш итә.