+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 13:20

Зыкинаның алтын алкаларын сатканнар...

2 миллион 300 мең сумлык ювелир хәзинәне кем алган соң?

Легендар җырчы Людмила Зыкинаның уникаль ювелир хәзинәләренең бер өлеше кичә аукционда сатылган.
Сатуга 63 бизәнү әйбере чыгарылган. Аларның алдан билгеләнгән гомум хакы 5 миллион сум тәшкил иткән. Ә инде аукционда җырчының иң яраткан бриллиантлы һәм табигый сапфирлы алкалары 2 миллион 300 мең сумга сатылган. Аның хакы 1 миллион сумга бәяләнгән булган. Людмила Георгиевнаның бик яратып кигән бу алкалары кем бәхетенә тигәнен халык хөкеменә чыгармыйлар.

Аукционның тагын бер лоты — Зыкинаның Баку осталары ясаган эксклюзив кольесы. Аны җырчыга ул вакытта Әзербайҗан Президенты вазыйфасын биләгән Гейдар Алиев бүләк иткән. Аукционны уздыру җырчының варислары мирас итеп алынган мөлкәтне сатуга кагылышлы ахыргы килешүгә кул куйганнан соң мөмкин булды.


Зыкинаның бизәнү әйберләренең икенче өлеше киләсе елда сатуга куелачак. Кергән акчаларның бер өлеше танылган җырчы истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтеләчәк дип көтелә.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас