+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 10:14

Агина полиция хезмәткәренә ташланган

Социаль челтәрләргә урнаштырган видеоролигы аркасында "танылу" алган Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаева хакында язган идек. Ул 6 яшьлек улын рульгә утыртып сәгатенә 130 км тизлек белән җилдерүен төшергән иде. Күптән түгел ханым тагын җәнҗал куптарган: полиция хезмәткәренә суккан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Җәнҗалчы буларак танылган әлеге ханымны полициягә чакыртканнар. Ә ул Мамадыштагы полиция бүлегендә чып-чын мәшхәр оештырган. Агина аңа карата полицейскийлар төзегән беркетмәләрне ерткан, шуннан соң полиция хезмәткәрен этеп-төрткәли башлаган, аларга суккан, шулай ук шкафта сакланган документларны кабинет буенча тараткан.
Алтынбаевага карата «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Алдан хәбәр иткәнчә, Агина Алтынбаева - социаль челтәрдә үзенең провокацион видеороликлары белән танылган кеше. Бер язмада хатын-кыз яңа туган улын кулына тотып, автомобиль белән идарә итүен төшереп урнаштырды. Икенче видеода балигъ булмаган улына авто белән идарә итәргә мөмкинлек биргән иде. Агина ике улын ялгызы тәрбияли. Шушы рәвештә ул аларны чын ир-егет итеп үстерәм дип уйлый, күрәсең.
Фото: automania.ru сайтыннан
Читайте нас