+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 18:35

Алсу Фазлыева: “Гаиләбезне таркатырга теләүчеләрне өзеп атарга мөмкинмен”

Шушы матур парны аерырыга, ике бала үстерүче яшь гаиләне таркатырга кемнең йөрәге җитсен инде?! Бар икән шул андыйлар да...

Шушы матур парны аерырыга, ике бала үстерүче яшь гаиләне таркатырга кемнең йөрәге җитсен инде?! Бар икән шул андыйлар да...
- Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды, ләкин Азат юләр түгел, бер көнлек кызларны гаиләгә алыштырмый. Ул – акыллы ир-ат, дигән Алсу Фазлыева "Акчарлак" гәзите хәбәрчесенә. - Аларның бик яхшы итеп арт сабакларын укыттым. Азат та, алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен белдерде. Акчалы, фатирлы, машиналы ир-атны нишләп әле җиңел генә юл белән үзеңә каратмаска? Азат алданмас дип уйлыйм. Андый ният белән төзелгән гаиләләр безнең эстрадада да бар. Безгә бу афәт янамас, Алла боерса. Ир-атларның хыянәтенә хатын-кызлар үзләре гаепле. Йомшак күренсәм дә, нык кешемен. Рәнҗетсәләр, әгәр дә безнең гаиләне таркатырга, балаларны ятим итәргә телиләр икән, өзеп атарга мөмкинмен.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27572
Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас