+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 05:30

Артем Мазов хатыны язмасына комментарий калдырган

Кайда, дисезме? Аның социаль челтәрләрдәге битендә.

Кайда, дисезме? Аның социаль челтәрләрдәге битендә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «К» идарәсе сайттагы басмаларның берсе астында комментарий калдырган кеше белән кызыксына. Бу кеше сайтта үзен Артем Мазов дип таныштырган. Аның язмасын без зур булмаган төзәтмәләр белән китерәбез.
"Бөтен проблема шунда ки, сез, хатын-кызлар, ир-егет сез теләгәнне эшләсә генә аны чын иргә саныйсыз. Ул сезнеңчә эшләсә, димәк, ирләрчә гамәл кылган була," - дип язган Артем Мазов, күрәсең, хатынына.
Бу язманы 11 декабрьдә калдырганнар. Республика полициясе әлеге кеше белән кызыксына.
Ләкин аның чын Мазов булуы икеле, диләр. Качып йөргән кешенең шундый юл белән үзен тоттыруы әлегә кадәр күрелмәгән хәл икән.

Читайте нас