+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2019, 19:20

Депутат үз рәсеме төшкән бүләкләр тараткан...

Тартмалардагы кәнфитләрне мәктәп укучыларына һәм бакчалардагы сабыйларга өләшкәннәр.

Ульяновск шәһәрендә «Бердәм Русия» партиясеннән Шәһәр думасы депутаты Антон Антипов балаларга үз портреты белән бизәлгән кәнфит җыелмалары бүләк иткән. Бүләкләр балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә таратылган.

Мондый акция халык һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында төрле реакция тудырган. Шулай да депутатның мондый гамәлен күпләр юмор белән кабул иткән. Антипов үзе бүләкләрне фотографиясе белән беренче ел гына таратмавын әйткән.

Әйткәндәй, бер тартма бүләкнең бәясе 169 сумга төшкән.
Фото: iz.ru
Читайте нас